Казан футболны үстерү үзәге төзелешен августта тәмамлау планлаштырыла
Казан футболны үстерү үзәге төзелешен агымдагы елның августында тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 58 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытка гомуми мәйданы 11,7 мең кв.метр булган дүрт катлы универсаль спорт комплексы гына төзелеп бетмәгән. Ул спорт әзерлеге, яшәү һәм осталар командасын тернәкләндерү өчен билгеләнгән.
Тренажер залы, теоретик дәресләр залы, чишенү бүлмәләре һәм кухня-ашханә комплексның беренче катында урнашачак. Икенче кат медицина үзәге, фотостудия, торак номерлары һәм тренер-административ состав өчен эш бүлмәләре өчен бирелгән. Өченче катта китапханә, актив ял итү зонасы һәм торак бүлмәләр барлыкка киләчәк. Барлыгы 67 урынлык 40 номер урнаштыру күздә тотыла.
Казан мэриясе матбугат хезмәте искә төшергәнчә, объектның бер өлеше инде файдалануга тапшырылган. Узган елның июнендә заманча ябык футбол манежы, ә ноябрьдә һәркайсы 105 х 70 метрлы ясалма өслекле ике футбол кыры, шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар өчен ике катлы торак блогы ачылды, анда 76 кеше өчен 38 номер, җиде чишенү бүлмәсе һәм тренерлар өчен ике бүлмә бар.
