Синоптик якындагы ялларда карлы яңгыр һәм көчле җил турында кисәтте
Көнбатыш циклоны атна ахырына Татарстанга аномаль җылылык һәм мул явым-төшемнәр китерәчәк. Шулай ук секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Алдагы төн салкынча булачак, ләкин иртәнгә температураның -5..-10 градуска кадәр күтәрелүе күзәтеләчәк, ә көндез көнбатыш районнарда температура +1 градуска, көнчыгышта -7 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем төрлечә булачак, без иртәгә кар һәм җепшек кар көтәбез. Явым-төшем күләме сизелерлек булачак», - дип сөйләде метеоролог.
Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, җылы атмосфера фронты тәэсирендә республика буенча көндезге сәгатьләрдә температура фоны шимбә көнне +1дән -4 градуска кадәр, якшәмбе көнне +2дән -3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
«Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә явым-төшем көтелә – кар, җепшек кар һәм хәтта урыны белән яңгыр», - дип өстәде Феликс Гоголь.
Февральнең икенче декадасында Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска югарырак булачак. Якын көннәрдә төнлә юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.
