Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектына 17,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк

0

2026 елда Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 17,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Аның 2,6 миллиард сумы федераль бюджеттан киләчәк, тагын 15 миллиард сумы республика казнасыннан бүленәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Акчаларның күп өлеше – 15,3 миллиард сумы - балалы гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә сарыф ителәчәк. Бу төбәк социаль сәясәтенең төп юнәлеше булып кала.

Хакимият шулай ук өлкән буынга һәм мәдәниятне үстерүгә игътибар бирүне дәвам итә. Балалар бакчалары, сәнгать мәктәпләре, китапханәләр, театрлар, музейлар, мәдәният йортлары төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Яңартылганнан соң учреждениеләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

2025 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ярдәм чараларына ихтыяҗ зур. «Гаилә» проекты кысаларында 220 меңнән артык баланың ата-аналары бердәм пособие алган, балалар бакчасына түләү өчен 108,5 мең компенсация бирелгән, 58,8 мең күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелгән.

Яшел Үзән районында өлкәннәр өчен Кайгырту йорты ачылды.

Моннан тыш, узган елда ике балалар бакчасы, балалар сәнгать мәктәбе, ике китапханә, ике мәдәният йорты, Казанның яшь тамашачылар театры һәм Комаровлар фабрикасының тарихи бинасы ремонтланган.

2026 елда Татарстанда илкүләм проектларга барлыгы 54 миллиард сум каралган, шуның 29 миллиард сумы – федераль, 25 миллиард сумы – республика акчалары.

Төбәк 12 илкүләм проект составына кергән 45 төбәк проектында катнаша.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *