Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда зур юл проектлары өчен салым ташламалары кертергә телиләр

0

Татарстанда концессион килешүләр нигезендә яисә займ акчаларына салынган автомобиль юллары төзү һәм эксплуатацияләү буенча инвестиция проектларына, шулай ук Иннополисның мәгариф инфраструктурасына салым йөкләмәсен киметергә телиләр. ТР Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына шул хактагы закон проектын тапшырды.

Салым ташламасы концессион килешүләр кысаларында төзелгән ике объектка да кагылырга мөмкин. Алар - Вознесение трактының Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәрге түләүле участогы һәм Шәле (М7) – Баулы (М5) автомагистрале составына керүче Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы.

Ташламалы объектлар рәтенә шулай ук займ килешүе буенча алынган акчаларны кулланып төзелгән ике автомобиль юлы инфраструктурасы да керә. Сүз Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасыннан Казан чигенә кадәр сузылган автомобиль юлы һәм Горький шоссесының реконструкцияләнгән участогы турында бара.

Моннан тыш, оешмалар милкенә салым буенча ташламаларны Иннополис белем оешмаларының укыту-лаборатория корпусларына карата да кертергә мөмкиннәр.

«Закон проекты автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга, эксплуатация стадиясендә булган оешмаларга ТР бюджетыннан компенсацияләнә торган чыгымнарны киметүгә, автомобиль юлларының түләүле участокларыннан файдаланган өчен үтемле бәяләр тәэмин итүгә, шулай ук Иннополисның белем бирү һәм фәнни базасын үстерүгә һәм Татарстанның IT-кластерын ныгытуга юнәлдерелгән», – диелә закон проектына аңлатма язуында.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *