Татарстанда 34 – белем бирү һәм 45 сәламәтлек саклау объектын яңарту эшләре алып барыла
Татарстанда планлаштырылган 170 белем бирү объектының 34ендә һәм 96 сәламәтлек саклау объектының 45ендә капиталь ремонт эшләре алып барыла. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы сүзләренчә, 2026 елда Татарстанның белем бирү өлкәсендәге 170 объекты «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, шулай ук дүрт республика программасы кысаларында ремонтланачак.
Сүз шул исәптән 61 мәктәп, 23 балалар бакчасы, ике балалар йорты, сигез ресурс үзәге, сигез тулай торак һәм 67 мәктәп азык-төлек блогы турында бара, дип ачыклык кертте министр.
Бүгенге көнгә 13 мәктәптә һәм бер балалар йортында капиталь ремонт эшләре 6 процентка башкарылган. Шулай ук Татарстанның Югары Ослан районында бер мәктәп ашханәсен төзекләндерелә. Азык-төлек блокларының төп массасындагы эшләргә җәйге каникуллар башлангач керешү ниятләнә, дип аңлатты Айзатуллин.
Моннан тыш, республикада ун балалар бакчасында (эшләр 15 процентка үтәлгән), өч ресурс үзәгендә (17 процентка үтәлгән) һәм алты тулай торакта (7 процентка үтәлгән) ремонт эшләре башланган.
Үз чиратында, агымдагы елда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге 96 объекты «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм өч республика программасы кысаларында яңартылачак. Алар арасында 33 фельдшер-акушерлык пункты, 33 балаларга сөт ризыгы өләшү пункты, 25 стационар һәм биш поликлиника бар.
Фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт планлаштырылган күләмнең 18 процентында башкарылган, 24 объектта эшләр бара. Шулай ук 14 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктын һәм җиде стационарны яңарту башланды. Эшләр 40 һәм 13 процентка үтәлгән, дип өстәде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
