Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды

0

12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының быелгы җиңүчеләре билгеле булды. Командалар арасында беренче урынны Лаеш районы командасы яулады. Икенчедә – Чаллы шәһәре командасы, өченче урында – Казан шәһәренең «Зилант» командасы.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләр чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Беренче урын иясе – 100 мең, икенче урынга – 70, өченче урынны алучы көрәшчеләргә 50 мең күләмендә бүләк тапшырылды. Шулай ук, һәрбер үлчәү авырлыгында җиңү яулаган көрәшчегә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән махсус бүләкләр – суыткычлар тапшырылды.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган 63нче тапкыр уздырылган турнирның быелгы җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

Җиңүчеләр исемлеге

60 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Илфат Миңнегалиев
  • II урын – Ришат Исхаков
  • III урын – Алмаз Гәрәев
  • III урын – Рубин Рәдҗәбов

65 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Ильяс Йосыпов
  • II урын – Ислам Кәримов
  • III урын – Ислам Бурашов
  • III урын – Илназ Димиев

70 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Илнар Закиров
  • II урын – Алексей Абрамов
  • III урын – Илдус Камалов
  • III урын – Рамил Хәкимҗанов

75 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Динар Кәримуллин
  • II урын – Рафаэль Бильданов
  • III урын – Даил Зиннәтуллин
  • III урын – Олег Лоскутников

80 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Ислам Закиров
  • II урын – Рафаэль Кәлимуллин
  • III урын – Илназ Рамазанов
  • III урын – Чыңгыз Агаларов

85 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Илгизәр Галимуллин
  • II урын – Ришат Гобәйдуллин
  • III урын – Артур Зөлкәрнәев
  • III урын – Илнур Хәбибуллин

90 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Азат Габдрәшитов
  • II урын – Илгиз Дәүләтгәрәев
  • III урын – Илнур Камалов
  • III урын – Рүзәл Тимергалиев

100 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Булат Мусин
  • II урын – Эльдар Хәмитов
  • III урын – Илшат Идиятов
  • III урын – Раил Сәлахетдинов

130 кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Радик Сәлахов
  • II урын – Марат Миначев
  • III урын – Руслан Рәфыйков
  • III урын – Илсаф Фәхретдинов

130+ кг үлчәү авырлыгы:

  • I урын – Ранис Гыйләҗетдинов
  • II урын – Муса Галләмов
  • III урын – Илнур Зәйнуллин
  • III урын – Альберт Ситдыйков














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *