Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов: Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы – чын патриотизмның якты үрнәге

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

Кадерле татарстанлылар! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Бүген без Ватаныбызның бөек улы, татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре – Кормаш-Җәлил төркеменең батырлыгы – чын патриотизм һәм Ватанга чиксез мәхәббәтнең иң якты үрнәге булып тора. Аларның бердәмлеге һәм какшамас ихтыяр көче безнең хәтердә мәңгегә сакланыр һәм тынычлыкның кыйммәтен, Ватанны саклау һәм Бөек Җиңү казанышларын яклау бурычын һәрдаим искә төшереп торыр.

Җәлил, хезмәткә, туган җирнең матурлыгына һәм халыклар арасындагы дуслыкка дан җырлап, татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан сәләтле шагыйрь. Атаклы «Моабит дәфтәрләре» аның шәхси батырлыгы гына түгел, Ватанны саклауга әзер булган бөтен халкыбызның сыгылмас ныклыгы символына әверелде. Аның әсәрләре тирән ихласлык һәм халыкчан рухы белән аерылып тора.

Муса Җәлилнең 120 еллыгы Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында билгеләп үтелү символик мәгънәгә ия. Без аның иҗатының үлемсезлеге һәм батырлыгының бөеклеге алдында баш иябез.

Мәшһүр шагыйрьнең шигырьләре барыбызны да изге эшләргә өндәсен һәм киләчәк казанышларыбызда һәм җиңүләребездә ышанычлы ориентир булып калсын.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *