Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан волонтерлары Рубежноедагы «Возрождение» үзәгенә гуманитар ярдәм күрсәтте

0

Рубежное шәһәрендәге «Возрождение» тернәкләндерү үзәгенә кабат Татарстан волонтерлары килде. Биредә инвалидлык һәм үсештә үзенчәлекләре булган балалар өчен дәресләр уза. Татарстан бу учреждениене шефлыкка алды.

Гуманитар ярдәмнең инициаторлары - Динар һәм Гадел Һадиуллиннар һәм аларның дуслары – «Вместе Мы Сила» волонтерлар командасы. Республика эшмәкәрләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар сәфәрләр вакытында үзәккә ярдәм итүчеләр сафына кушылды. Шуннан бирле сәфәрләр даими төс алды.

«Бирегә беренче тапкыр килгәч, системалы ярдәм кирәклеген аңладык. Без һәрвакыт җитәкчелек белән элемтәдә торабыз һәм конкрет сорауларны оператив рәвештә хәл итәргә тырышабыз», - диде Динар Һадиуллин.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Бу вакыт эчендә үзәккә инвалид коляскалары, гигиена чаралары, махсус ризыклар, кием-салым тапшырылган. Администрация мөрәҗәгате буенча видеокүзәтү системасы сатып алып урнаштырганнар. Якын киләчәктә биналарны заманча янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә ниятлиләр.

Хәзер «Возрождение» үзәгендә кырыктан артык бала шөгыльләнә. Алар белән психолог, логопед, музыка педагогы, массажист һәм тәрбиячеләр эшли. Якын арада түбәләрне ремонтлау һәм биналарны җиһазландыру бурычы тора. «Вместе Мы Сила» волонтерлары үзәккә булышуны дәвам итәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *