Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады

0

Россия Президенты Владимир Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Рәдис Рәис улы һәм Наилә Рәис кызы Сәмиевләр «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде. Алар югары бүләккә гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен лаек булды.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының бүлек башлыгы Раиф Ришат улы Вафин Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге мактаулы исем аңа физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырылды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Илгизәр улы Габдрахманов Россия Федерациясенең атказанган артисты булды.

Шул ук театр артисты Илдар Зиннур улы Хәйруллин илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *