Күпфатирлы йортларның ишегалларында нинди автомобильләр куярга ярамый
Күпфатирлы йортларның ишегалларында еш кына җирле халык кына түгел, хәтта монда яшәмәгәннәр дә коммерция транспортын калдыра. Ишегалларында нинди транспорт төрләрен кую тыела – «Татар-информ» материалында.
Кайсы транспорт коммерцияле транспортка карый
Коммерцияле транспорт чаралары:
· такси автомобильләре;
· каршеринг сервислары машиналары;
· китерү хезмәтләре фургоннары;
· кузовта реклама урнаштырылган автомобильләр;
· товарлар ташу өчен билгеләнгән йөк машиналары;
· автобуслар.
Җиңел автомобильләр
Җиңел машиналарга рөхсәт ителгән максималь массасы 3,5 тоннага кадәр булган транспорт чаралары керә. Мондый автомобильләрне, шул исәптән таксиларны, курьер машиналарын һәм компакт фургоннарны, торак йортларның ишегалларында куярга рөхсәт ителә.
Әмма коммерция транспорты өчен мөһим шарт бар: ул башка автомобильләр хәрәкәтенә комачауларга һәм халыкка уңайсызлыклар тудырырга тиеш түгел.
Каршерингка килгәндә, мондый машиналарны ишегалларында да, муниципаль парковкаларда да калдырырга мөмкин — территория мобиль элемтә зонасына керсә һәм автомобиль түбәндәге кулланучылар өчен ачык булып калса. Әгәр дә ишегалды ябык һәм ирекле керү өчен чикләнгән булса, анда каршеринг автомобилен урнаштырырга ярамый.
Йөк автомобильләре һәм автобуслар
Авырлыгы 3,5 тоннадан арткан транспорт йөк транспортына керә. Йөк машиналарын һәм автобусларны йорт яны территориясендә кую тыела, хәтта аларның хуҗасы күрше йортта яшәсә дә.
Коммерцияле йөк транспорты ишегалдына бушату яки төяү, шулай ук пассажирларны утырту һәм төшерү өчен кирәкле вакытка гына керергә хокуклы. Башка ситуацияләрдә кыска вакытлы тукталыш рөхсәт ителә — биш минуттан да артык түгел.
Хокук бозулар вакытында кая мөрәҗәгать итәргә
Әгәр ишегалдында даими рәвештә кагыйдәләрне бозып коммерция транспорты тукталса:
· хуҗасы белән элемтәгә керергә һәм автомобильне алып куюны сорарга тырышырга;
· ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә;
· торак милекчеләренең гомуми җыелышында шлагбаум кую турында карар кабул итәргә кирәк.
