Галимова Миңнехановның Кукмара киез итекләрен сайлаганын күрсәтте
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кукмара итекләрен сайлавы турында видео урнаштырды.
«PS: күп еллар сайлый һәм кия», – дип өстәде Галимова.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Татарстан сәнәгате күргәзмәсен карады.
