Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан һәм Минск өлкәсе 2026-2027 елларга уртак чаралар планын раслады

0

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Минск өлкә башкарма комитеты арасында 2026-2027 елларга чаралар планы имзаланды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Минск өлкә башкарма комитеты Рәисе Алексей Кушнаренко кул куйды.

2026-2027 елларга чаралар планы Татарстан белән Минск башкарма комитеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителде (2019 елның 12 декабре).

Имзалау тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кушнаренко төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды. Искәртәбез, Минскидан (Беларусь Республикасы) коллегалар делегациясе Казанга эш сәфәре белән килгән. Программа кысаларында делегация әгъзалары республиканың кайбер предприятиеләре эше белән танышты, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды, шулай ук төбәк министрлыкларында эшлекле очрашулар узды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ассызыклаганча, бүген Татарстан Белоруссия партнерлары белән иң киң мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итә. Бу шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, транспорт, агросәнәгать комплексы, экология өлкәсе, төзелеш һәм башка тармаклар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *