Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында «Җәлил укулары» әдәби-музыкаль чарасы узды

0

Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» масштаблы төбәкара мәдәни-агарту марафоны кысаларында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» әдәби-музыкаль чарасы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте төркемендә хәбәр итә.

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең юбилеена багышланган чарада хакимият, мәгариф һәм милли-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, укучылар, студентлар, махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре җыелган.

Фото: Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе

Катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Укуларны ачу тантанасында мәктәп укучылары һәм кунаклар башкаруында Муса Җәлил әсәрләре яңгыраган.

Чара кысаларында тематик мәйданчыклар эшләгән. 6 сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигыре буенча ачык дәрес үткәрелгән. Шулай ук хәтер экспозициясе тәкъдим ителгән: кунаклар иҗади күргәзмәдә һәм М.Җәлил исемендәге музейда булган.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе фондының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен гранты ярдәмендә үткәрелде, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *