Арча районында, агач йортта янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән
Татарстанның Арча районында бер катлы агач йортта чыккан янгында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Күпербаш авылында 40 квадрат метр мәйданда янгын чыккан. Аны сүндергән вакытта ир-атның мәетен табып алганнар.
Янгын электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
