Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Фатирда газ белән агулану сәбәпле, Бөгелмәдә ике кешене хастаханәгә озатканнар

0

Бөгелмәнең Бауман урамындагы 2нче йорт фатирыннан ике кешене хастаханәгә озатканнар. 49 яшьлек ир-ат һәм 44 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булган. Татарстан Торак инспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, аларны хастаханәгә китерүнең сәбәбе - ис газы белән агулану. Соңгы нәтиҗә тикшерү йомгаклары буенча ясалачак.

Фатирны тикшергән вакытта инспекторлар җитди хилафлыклар ачыклаган: тәрәзәләргә скотч ябыштырылган, тәрәзә ябык булганда төтен юлы тиешенчә эшләмәгән. Моннан тыш, газ колонкасы шкаф эчендә калган.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге фатирда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү гыйнвар аенда үткәрелгән. Инспекция газ хезмәте белгеченең үз эшен ни өчен тиешенчә башкармавын ачыкларга ниятли.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *