Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Кыргызстанда Муса Җәлилгә истәлек тактасы ачылды

0

Кыргызстанда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Муса Җәлил исемендәге 29 нчы мәктәптә герой шагыйрьгә истәлекле такта ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада Васил Шәйхразиев, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Эдиль Байсалов, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчелеге киңәшчесе, Россотрудничествоның Бишкек шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе Альберт Зөлхарнеев, «Туган тел «Татар-башкорт мәдәни үзәге» Иҗтимагый берләшмәсе президенты Гөлсинә Ульмаскулова чыгыш ясадылар.

Муса Җәлилнең каһарманлыгы — ул татар халкының гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бөтен совет халкының уртак мирасы. Бу чара ике ил арасындагы тарихи хәтерне саклау юлында мөһим адым булып тора дигән фикерләр яңгырады.

Васил Шәйхразыев мәктәптә оештырылган геройга багышланган күргәзмә белән танышты. Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы чагыла. Шулай ук кунаклар Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан оештырылган рәсемнәр конкурсында катнашкан иҗади эшләрне карады.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *