Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Татарстаннан тыл хезмәтчәне Әдия Гыйльфанова 94нче туган көнен бәйрәм итә

0

Татарстанның Аксубай районыннан тыл хезмәтчәне Әдия Гыйльфановага бүген, 23 февральдә, 94 яшь тулган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әдия Гыйльфанова

Фото: ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте

«Әдия Гыйльфанова ТАССР авылларының берсендә туган. Күп балалы гаиләдә үскән. Сугышны туган авылында каршылаган, 12 яшеннән әнисе белән беррәттән басуда эшләгән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Әдия Гыйльфанова Менделеевск районында Фрунзе исемендәге колхозда хезмәт куйган. Аңа районнан читтә дә эшләргә туры килгән. 1952 елдан алып пенсиягә чыкканчы Пермь өлкәсендә төзелеш идарәсендә төрле эшләр башкарган.

Тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы елларында Ватан алдындагы казанышлары өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әдия Гыйльфанованың балалары һәм якын туганнары юк. Ул бүгенге көндә Федоровкадагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. Моңарчы Түбән Камада туганнарында торган.

«Зур яшьтә булуга карамастан, ветеран бик актив һәм аралашучан. Ул балачагы һәм тормышында булган кызыклы хәлләр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Шулай ук еш кына сугыш елларына туры килгән авыр балачагын һәм яшьлеген күз яшьләре белән искә ала», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *