Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

КФУ профессоры Юрий Переведенцев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

0

Бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның барлык фәнни-педагогик стажы – 60 ел.

«Биектау районының Пановка авылында тудым. Безнең гаиләдә өч бала иде. Абыем Николай Казан авиация институтын тәмамлады, конструктор булып эшләде. Ул моннан ике ел элек вафат булды. Сеңлем Александра финанс-икътисад институтын тәмамлады. Ул миннән ике яшькә яшьрәк. Әтиебез Петр Яковлевич сугышта булды, Ленинградны саклауда катнашты, яраланып кайтты, хәрби бүләккә лаек булды. Бабамның алты улы булган. Алар барысы да фронтка киткән, өчесе генә әйләнеп кайткан», - дип сөйләде Юрий Переведенцев «Татар-информ»га.

Переведенцев 1963 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган, инженер-метеоролог белгечлеген алып чыккан. Танылган профессор Николай Васильевич Колобовта аспирантурада калган. 27 яшендә армиягә алынган. Запастагы офицер буларак, Сызрань Хәрби авиация очучылар училищесында хезмәт иткән, хәрби авиация метеорологиясен укыткан, вертолетларда тикшеренү очышлары башкаруда катнашкан.

Армиядә хезмәт иткәндә турбулент атмосферада очу темасына диссертация яклаган. Аннары климат өлкәсенә күчкән, космик тикшеренүләр уздырган.

Юрий Переведенцев Казан университетында 42 ел дәвамында кафедра мөдире, 25 ел дәвамында география һәм геоэкология факультеты деканы булган. Ул укыткан белгечләр бүгенге көндә Мәскәү метеохезмәтләрендә һәм бөтен ил буйлап төрле урыннарда эшли. Юрий Петрович – ТР атказанган фән эшлеклесе, Россия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, күпьеллык хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты иясе. 2025 елда аңа Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Шумаковтан рәхмәт белдерелде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *