Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Зәйдә махсус операция хәрбиләренең гаиләләренә орденнар тапшырдылар

0

Зәйдә махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Чара «Энергетик» мәдәният йортында узды.

Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фотоны Айгөл Яруллина тәкъдим итте

РФ Президенты указы нигезендә матрос Денис Алексеев, рядовойлар Әнәс Исмәгыйлев, Руслан Краснов һәм Сергей Носов, сержантлар Константин Кузнецов һәм Степан Федоров, өлкән лейтенантлар Максим Паклин һәм Илдар Сәлимов, лейтенант Радик Фәрхетдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

«Батырлык өчен» медале белән рядовой Леонид Сарновский бүләкләнде. Бүләкләр һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларына тапшырылды.

Фотоны Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов вакыйганың әһәмиятен ассызыклады һәм батырларнытәрбияләүгә кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Бүген чын патриотлар тәрбияләгән әниләребезгә зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип билгеләп үтте ул.

Фотоны Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Кәримов шулай ук һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачу турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мемориаль комплексны 30 августта – Республика һәм Шәһәр көнендә ачарга планлаштыралар. Истәлекле комплекс Мирный бистәсендә урнаштырылачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *