Түбән Каманың ике мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 260 миллион сум юнәлдерелгән
Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин белән бергә капиталь ремонт үткәрелә торган 8нче һәм 20нче мәктәпләрдә булды. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Ремонт эшләренең барышы белән шулай ук профильле юнәлеш җитәкчеләре, подряд оешмалары һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре дә катнашты. Беляев процесста катнашучыларның бердәм эшләвенең мөһимлеген искәртте.
8нче мәктәптә 1971 елда төзелгәннән бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән. Беренче чиратта, монда инженерлык коммуникацияләрен тәртипкә китерәчәкләр. Ремонт эшләренә федераль бюджеттан 146 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Беренче этап 4 мең квадрат метрны үз эченә ала — уку кабинетлары, ашханә, китапханә, спорт залы һәм актлар залы төзекләндереләчәк. Концепция буенча, мәктәп Габдулла Тукай үзәгенә әверелер дип көтелә.
20нче мәктәп аеруча проблемалы дип табылды һәм өстенлекле объектлар рәтенә кертелде. Проект куәте 800 урынга исәпләнсә дә, биредә 282 бала белем ала. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яңарту эшләренә 114 миллион сум акча юнәлдерелгән. Демонтаж эшләре төгәлләнгән инде, хәзер түбәне ремонтлау, инженер системаларын һәм тәрәзәләрне алыштыру, фасадны тәртипкә китерү, актлар залын һәм кабинетларны яңарту күздә тотыла.
Ике мәктәптә дә эшләр 1 августка кадәр тәмамланырга тиеш. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, төп бурыч — яңа уку елын заманча, куркынычсыз һәм уңайлы шартларда башлау.
