Миңнеханов: Татарстанның кече нефть компанияләре 2025 елда 7 млн тонна нефть чыгарды
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында киңәшмә үткәрде. Утырышта катнашучылар кече нефть компанияләренең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм 2026 елга бурычлар билгеләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тышкы басымга һәм бәяләр үзгәреп торуга карамастан, тармак тотрыклылыгын саклап калды, дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. Urals маркалы нефтьнең уртача еллык бәясе бер баррель өчен 55,6 доллар тәшкил иткән. Быел гыйнварда бәя бер баррель өчен 41 долларга кадәр кимегән. Россиядә узган елда 512 млн тонна нефть чыгарылган – күрсәткеч 2024 елдагы дәрәҗәдә сакланган. Татарстанда 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган. Республиканың кече нефть компанияләре 6 млн 879 мең тонна нефть чыгарган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 209 млрд сум, шул исәптән республика бюджетына 8,5 млрд сум түләгән.
«Нефтеконсорциум МНК» генераль директоры Рафаэль Минһаҗев мәгълүматларына караганда, төбәкнең 22 компаниясе нефть чыгару планын арттырып үтәгән. Хисап чорында 308 мең метр тау токымы борауланган һәм 256 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Быел компанияләр 158 мең метр тау токымы борауларга һәм 190 яңа скважинаны файдалануга тапшырырга планлаштыра.
