Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Июньдә 4 миллионнан артык аз керемле гаилә өстәмә түләү алу өчен гариза бирә алачак

0

Россиядә яшәүче дүрт миллионнан артык ике һәм аннан да күбрәк балалы гаилә июньдә еллык өстәмә түләү алу өчен гариза бирә алачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәт эше турындагы хисап барышында хәбәр итте, дип тапшыра «ТАСС».

Яңа ярдәм чарасы җан башына уртача кереме 1,5 төбәк яшәү минимумыннан артмаган эшләүче ата-аналарга кагылачак. Премьер-министр сүзләренчә, хөкүмәт әлеге механизмны гамәлгә кертүгә әзер.

«Без әлеге механизмны гамәлгә кертүгә тулысынча әзер. Ярдәм чарасыннан якынча дүрт миллионнан артык гаилә файдалана алачак. Гаризалар июньдә кабул ителә башлаячак», – дип белдерде Михаил Мишустин.

Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклаганча, дәүләт түләүне алу процессын мөмкин кадәр уңайлы һәм аңлаешлы итәргә омтыла. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россиядә автомат рәвештә яки бер гариза нигезендә 70 федераль ярдәм чарасы күрсәтелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *