Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Казан милли тикшеренү техник университеты нейрочелтәрләр өлкәсендә белгечләр әзерләячәк

0

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты «Кадрлар» яңа илкүләм проекты кысаларында «Нейрочелтәрләр өлкәсендә белгеч» белем бирү программасын гамәлгә ашыра башлый. 100дән артык белгечне әзерләү планлаштырыла.

Белем бирү программасы 2026 елда гамәлгә ашырыла. Университетның стратегик үсеш һәм икътисад буенча проректоры Эльвир Якупов билгеләп үткәнчә, уку йорты әлеге юнәлештә һөнәри белем һәм өстәмә белем бирәчәк. Дәресләрне югары уку йортының әйдәп баручы педагоглары алып барачак.

Программада гражданнарның аерым категорияләре катнаша алачак: пенсия яшенә якынлашкан затлар, бала карау өчен ялда булган хатын-кызлар, җиде яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче аналар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук яшьләрнең аерым категорияләре.

Казан милли тикшеренү техник университетының корпоратив институты директоры Елена Багаева аңлатканча, бу юнәлештә уку бушлай оештырылачак. Укуны тәмамлаучыларга квалификация арттыру турында таныклык биреләчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *