Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Татарстанга «Авыл укытучысы» программасы кысаларында чит төбәкләрдән 72 педагог килгән

0

«Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашыру чорында Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән 72 педагог эшкә килгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина ТР Иҗтимагый палатасында ведомствоның ачык максатлары һәм бурычлары турында фикер алышканда хәбәр итте.

«Авыл укытучысы» программасы кысаларында безнең мәктәпләргә көллият тәмамлаучылар да эшкә килә. Арча педагогика көллиятеннән өч, Чаллы педагогика көллиятеннән бер укытучы килде. Аларга миллион сум бирелде», - дип сөйләде ул.

Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасы 2020 елдан бирле гамәлдә. Әлеге программа кысаларында авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә яки 50 меңгә кадәр кеше яши торган кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум компенсация түләнә.

2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән 13, 2023 елда 23, 2021 елда 11, 2024 елда 3, 2022 елда 10, 2025 елда 12 укытучы килгән.

«Авыл укытучысы» программасы 2019 елның февралендә РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә кертелде. Узган елның 1 гыйнварыннан ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына керә. Программа 2030 елга кадәр озайтылды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *