Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Татарстанда өч атналык сеңлесен балконнан ташлаган дүрт яшьлек кызның анасын хөкем итәләр

0

Татарстанда өч атналык баласы тәрәзәдән егылып төшкән хатын-кызны баласын караусыз калдырган өчен хөкем итәчәкләр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, хатын-кыз 25 октябрьдә ике кызын караусыз калдырып өеннән чыгып киткән. Дүрт яшьлек кыз өч атналык сеңлесен балконнан ташлаган. Сабый алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Эш судка җибәрелгән. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга тикшерү барышы турында хәбәр ителгән.

«Татар-информ» фаҗига Васильево бистәсендә булды, дип язды. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *