Буран сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясендә татарстанлыларны ерак юлга чыкмаска чакырдылар
Бүген кич һәм иртәгә буран көтелү сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә шәхси транспорттан файдаланмаска чакырдылар.
Шулай ук торак пунктлардан читкә чыгарга да киңәш ителми.
Искәртеп үтәбез, бүген кич һәм иртәгә республикада томан, буран, буран вакытында күз күременең 1000 метрга кадәр начараю һәм бозлавык көтелә.
