Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026

Марат Әхмәтов Чүпрәле районы аграрийларын майлы культураларга игътибар итәргә өндәде

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов муниципалитет Советының хисап сессиясендә Чүпрәле муниципаль районы аграрийларын майлы культураларга күбрәк игътибар бирергә өндәде. Бу хакта җирле «Туган як» газетасы яза.

«Уңай күрсәткечләр күп, район инвестицияләр буенча аерылып тора. Авыл хуҗалыгында перспектива бар: 150 мең тонна ашлык - бу рекордлы күрсәткеч. Инвесторлар килү белән, район майлы культураларга игътибар биреп, амбициоз бурычлар куярга тиеш», - дип искәртте Марат Әхмәтов.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары халыкны саклау, һәр гаиләгә игътибар игътибар күрсәтүне төп бурыч дип атады. Ул Чүпрәле районында яшәүчеләргә рәхмәт белдерде, районга уңышлы ел теләде.

Сәясәтче сүзләренчә, район 20 Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Герое раслаган хезмәт сөючәнлекнең «генетик кодына» таянып, үз хезмәте белән көн күрә. Аның фикеренчә, аларның батырлыгын бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.

«Монда хезмәт сөючән, батыр халык яши. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип сүзен төгәлләде Марат Әхмәтов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *