Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Бер тәүлек эчендә Казанда 215 йорт түбәсен кар һәм боздан чистартканнар

0

Узган тәүлектә Казанда күп фатирлы йортларның 215 түбәсен кар һәм боздан чистартканнар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совет районында – 93, Киров һәм Мәскәү районнарында -50, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 42, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 30 йорт түбәсе тәртипкә китерелгән.

Параллель рәвештә ишегалларын кардан чистарту да дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу эшкә 230 берәмлек махсус техника һәм 1 397 урам җыештыручы җәлеп ителгән. Йорт яны территорияләреннән 28 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

4 177 ишегалдының 4 066сы кардан арындырылган. Шәһәр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында хәбәр итүләренчә, эшләр 97 процентка башкарылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *