Казанда кар чистарту техникасын куллану нәтиҗәлелеге 40 процентка арткан
Быел кышын шәһәрдән 1,3 миллион тоннадан артык кар чыгарылган. Бу узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта Казанда кар чистарту техникасын куллану нәтиҗәлелеге 40 процентка арткан. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә юл хезмәтләре эшенә йомгак ясаганда белдерде, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Әмма коммуналь комплекс кадрлар кытлыгы һәм техника тузган шартларда эшләвен дәвам итә», – дип белдергән шәһәр мэры.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов быелгы кыш шәһәр инфраструктурасы өчен җитди сынау булды, дип билгеләп үткән.
«Карны чыгару мәсьәләсе дә кискен тора. Гамәлдәге катгый экологик таләпләр вакытында шәһәр вакытлыча туплау мәйданчыкларында чикләнгән. Барлык сигез кар эретү пункты да тәүлек буе һәм мөмкинлекләре җиткән кадәр эшли, әмма аларның куәте җитәрлек түгел. Карарларның берсе буларак стационар кар эретү пунктлары төзү мәсьәләсе карала», – дигән республика җитәкчесе.
