Заманча сәнгать галереясендә Казан рәссамы Илгиз Гыймранов күргәзмәсе ачыла
3 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясендә Казан рәссамы Илгиз Гыймрановның «Югары офык» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Экспозиция соңгы еллардагы проектлардан 70тән артык эшне берләштерәчәк: «Хрущевочек»тан алып «Яссы җирләр хроникасы» картиналарының яңа сериясенә кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясе матбугат хезмәте.
Күргәзмәнең үзәк урынын Илгиз Гыймрановның «Хрущевочки» рәсемнәре алачак. Бу картиналарда һәркемгә балачактан таныш гади панельле биш катлы йортлар тамашачы алдында матур кыяфәттә пәйда була.
«Капитаны облачных фьордов» («Болытлы диңгез култыклары капитаннары») сериясенең тәкъдим ителгән эшләрендә автор балачак темасын үстереп, гади блок йортын космик корабльгә әверелдерә.
Әмма «Яссы җирләр хроникасы» проекты капма-каршы хисләр тудыра: аларда рәссам тамашачыга табигать тынлыгында калырга тәкъдим итә.
Экспозициянең якты ноктасы Испан рәссамы Франсиско Гойяның «Капричос» сатирик гравюраларының атаклы график сериясенә багышланган «Гойя на все времена» («Гойя мәңгелеккә») картиналар циклы булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Илгиз Гыймранов Казанда 1960 елда туган. 1987 елда ул Казанның беренче дәүләтнеке булмаган «Арсенал» галереясенә нигез сала, ул Татарстанның рәсми булмаган сәнгатен җәлеп итү үзәгенә әверелә. Гыймрановның әсәрләре Дәүләт Рус музеенда, «Эрарта» музеенда, ТР Милли музеенда һәм башка җыентыкларда саклана, шулай ук күп тапкырлар төрле аукционнарда уңышлы катнашкан.
Күргәзмәне ачу тантанасы 16:00 дан 17:00 гә кадәр узачак. Вернисажга керү ирекле.
Күргәзмә 12 апрельгә кадәр ачык булачак.
