Кышның соңгы ае Татарстан метеокүзәтүләр тарихына иң карлы февраль буларак кереп кала
Узган февраль Татарстанда метеокүзәтүләр тарихына иң карлысы буларак кереп калды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Февраль күзәтүләр тарихында явым-төшем күләме буенча супер-рекордлы булды. Февральдә явым-төшем 40-90 мм яисә айлык норманың 154-367 процентын тәшкил итте. Ягъни кайбер урыннарда 367 процент», - дип сөйләде ул.
Аның мәгълүматлары буенча февральдә иң күп явым-төшем көнбатыш районнарда булган. Яшел Үзән районында 99 мм явым-төшем булган. Арчада – 90 мм, Казанда – 89 мм, Лаешта – 82 мм теркәлгән.
«Бу күрсәткечләрнең барысы да нормадан шактый югары, икедән өч тапкырга кадәр», - дип өстәде Гоголь.
Тулаем алганда, кышкы өч айда да явым-төшем нормадан шактый артып китте. Декабрьдә республикада айлык норманың 75-160 проценты яуган, гыйнварда – айлык явым-төшем нормасының 128-222 проценты.
