Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эксперт: хезмәткәр еллык ялның барлык 28 көнен дә файдаланмаска хокуклы

0

Хезмәткәр түләнә торган ялның 28 көнен дә бер ел эчендә алып бетермәскә хокуклы — бу аның хокукы, ә бурычы түгел. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Аның сүзләренә караганда, хезмәткәр ялны ничек кулланырга икәнен үзе хәл итә: тулысынча файдаланырга, өлешләргә бүләргә яки көннәрнең бер өлешен киләсе елга күчерергә. Шул ук вакытта өлешләрнең берсе кимендә 14 календарь көн тәшкил итәргә тиеш. Эксперт ассызыклаганча, законның бу таләбе эш бирүче белән килешү буенча да үзгәртелә алмый. Әгәр дә җитәкче тагын да кыскарак вакытларга бүлгәләргә риза була икән, ул хезмәт законнарын бозачак.

Мондый хокук бозу өчен оешмага 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә вазыйфаи затка яки шәхси эшмәкәргә 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Кабат бозган очракта штрафлар арта: компанияләр өчен — 50 меңнән 70 меңгә кадәр, вазыйфаи затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен — 10 меңнән 20 меңгә кадәр. Җитәкчене шулай ук бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләргә мөмкиннәр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *