Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тарих институты эшләгән «Җиңү календаре»нда сугыш чоры вакыйгалары белән танышырга мөмкин

0

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Ватанны Саклаучылар елы кысаларында әзерләгән яңа басмаларын тәкъдим итте.

Тарих институтының яңа тарих бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфия Галләмова Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Җиңү календаре» хезмәтен бастырып чыгарганнарын әйтте. Бу китапта сугыш елларында республикада барган вакыйгалар һәм Татарстаннан булган геройлар турында кызыклы материаллар тәкъдим ителә.

«Без халыкның хезмәт фидакарьлеген ничек тә булса күрсәтергә тиеш идек, ләкин элек чыккан хезмәтләрне кабатлыйсы килмәде, шуңа күрә альманах форматы сайланды», – диде Әлфия Галләмова.

Китап календарь принцибы буенча эшләнгән: сугыш елларының һәр көнендә Бөек Ватан сугышына кагылышлы берәр тарих урын алган. Әйтик, 14 февраль: 1942-1945 елларда шушы көндә булган берәр вакыйга яки берәр кеше турында мәгълүмат белән шул дата битендә танышырга була. Авторлар хезмәтне әзерләгәндә архив чыганакларына, фронт газеталарына да нигезләнгән. «Бу китап халык хәтерендә онытылган вакыйгалар тасвирлануы белән дә үзенчәлекле. Эзлеклелек булмагач, кайсы гына битен ачсаң да, шуннан укып булуы белән отышлы», – ди Әлфия Галләмова.

Институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, гадәттә, тарихи хезмәтләр коры булса да, бу кызыклы, җанлы булуы белән игътибарга лаек. Ул аның электрон версиясе дә булуын әйтте. Хезмәт сатуга чыгарылмый, ләкин белем бирү оешмалары, китапны сорап, Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итә ала.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *