Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанның 7нче хастаханәсе баш табиб урынбасары: Безнең максат – хәрбиләргә лаеклы эш табу

0

Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсе хәрби госпиталендә махсус операция зонасыннан яраланып кайткан 123 кеше дәвалана. Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аларга эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

7нче хастаханәнең баш табибының гомуми сораулар буенча урынбасары Эльза Кашапова да бу хакта үз фикере белән уртаклашты. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру темасы – аларның хәрби операция тормышыннан тыныч тормышка кайтуы буенча комплекслы адаптация процессының бер өлеше. Безнең төп максат –аларга керем генә түгел, мораль канәгатьләнү дә китерәчәк лаеклы эш табу», – диде Эльза Кашапова.

Табиб Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән мондый чараның беренче тапкыр гына узмавын искәртте. «Хәрбиләрдән күпсанлы сораулар килә, алардан кире элемтәне дә тоябыз. Мондый чараларның әһәмияте зур. Сораулары туса, башка хезмәтләрне дә җәлеп итәбез. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, республика юридик бюросы белән дә эшлибез. Кемдер элекке эшенә кайтырга, кемдер яңа һөнәргә өйрәнергә карар кыла», – диде 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *