Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

0

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы режимы гамәлдән чыгарылды, ул Мәскәү вакыты белән 22.53 сәгатьтә кертелгән иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында шул хакта мәгълүмат чыкты.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бер үк вакытта ракета һөҗүме куркынычы режимы да игълан ителде, ул 00.47 сәгатькә кадәр сакланды. Бүген исә 06.06 сәгатьтә республиканың Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Бу шәһәрләрдә әлеге режим Мәскәү вакыты буенча 09.03 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.

Кертелгән чикләүләр аркасында Казан һәм Түбән Кама аэропортлары рейсларны кабул итү һәм җибәрүне вакытлыча туктатты. Хәзер ике аэропорт та штат режимында эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төн уртасында Идел буеның кайбер төбәкләрендә дә ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде. Аерым алганда, ул Чувашия, Удмуртия республикалары һәм Саратов өлкәсендә гамәлдә булды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *