Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Безне күпләр белми: Габдулла Тукайның туганы Айнур Нуриев музейда экскурсия уздырды

0

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының яңа сезоны башланды. Әлеге проект кысаларында музейда төрле профессия вәкилләре – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар, журналистлар экскурсияләр уздыра.

Бүгенге экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казанның 64нче номерлы мәктәбе директоры Айнур Нуриев уздырды. Экскурсиягә шәһәрнең 64нче мәктәбендә укучы балалар чакырылган иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Экскурсия барышында Айнур Нуриев музей экспонатлары, Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында мәгълүмат бирде. Ул шулай ук кунакларга бөек шагыйрь белән туганлык җепләре турында да сөйләде.

«Безне күпләр белми. Без беркайчан да Тукай нәселеннән булуыбыз турында кычкырып йөрмәдек. Әтием гел үз исемегезне булдырыгыз, дип әйтә килде. Бүген беренче тапкыр мондый зур аудитория өчен экскурсия уздырдым. Бик каушадым, ләкин балалар кызыксынып тыңлады. Бу иң мөһиме. Әлеге проектны булдырулары өчен Габдулла Тукай әдәби музее җитәкчелегенә рәхмәт. Киләчәктә дә төрле-төрле кызыклы чаралар булып торсын», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул экскурсиядән соң.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *