Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казандагы ике тарихи бинаны реставрацияләүгә 624 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк

0

Казанда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы биналарында ремонт-реставрация эшләре башкару өчен 624,3 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Биналарның икесе дә мәдәни мирас объекты булып тора. Тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Реставрация эшләре 1774 елда төзелгән Р.Г.КаменевКрупенниковлар йортына һәм XIX гасыр башында Казан университеты типографиясе урнашкан булган П.П.Деева П.А.Манасеин йортына кагылачак.

Техник биремгә биналарның архитектура күренешен торгызудан алып заманча җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга кадәр масштаблы эшләр комплексы кергән. Проект шулай ук тирә-яктагы территорияне төзекләндерүне дә күздә тота.

Эшләрне 2027 елның 30 мартына төгәлләргә планлаштыралар. Проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *