Иран халкын кислоталы яңгырлар куркынычы турында кисәткәннәр
Кичә Иран башкаласы Тегерандагы нефть саклагычларында шартлаулар атмосферага күп микъдарда куркыныч матдәләр чыгару аркасында агулы кислоталы яңгырлар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай оешмасы белдерде, дип хәбәр итә ISNA агентлыгы.
Нефть янганда һавага углеводород, күкерт оксиды һәм азот эләгә. Алар суга һәм кислородка эләккәндә, бу кушылмалар пычраткыч матдәләр барлыкка китерә. Кислоталы яңгырлар тиредә химик пешү җәрәхәтләре китереп чыгарырга сәләтле һәм үпкәләр өчен куркыныч.
Мондый явым-төшемнәр тирегә эләксә, белгечләр зарарланган участокны салкын су белән юарга һәм киемнәрне алыштырырга киңәш итә.
Кичә Израиль Хәрби-һава көчләре Ирандагы өч нефть саклагычына һөҗүм ясады, шул исәптән – Тегеран башкаласында (провинциядә) урнашкан.
Американың CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, Иран башкаласында бүген иртән «нефть» яңгыры инде башланган. Шәһәрне кара болытлар уратып алган.
