Рәмис Мөҗипов: MAX мессенджеры мәгариф өчен уңайлы
Татарстанның мәгариф системасы MAX илкүләм мессенджерында укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны берләштергән. «Мәгариф өчен уңайлы: көндәлек тә, журнал да эчендә, расписаниене дә карап була, дистанцион дәресләрне дә алып барырга мөмкин», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов. Ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта MAX мессенджерының өстенлекләре турында сөйләде.
Министр урынбасары дәүләт учреждениеләренә эшчәнлекләрендә чит ил мессенджерларын куллану тыелганлыктан, «Сферум» платформасы гамәлгә кертелгәнен искәртте. Рәмис Мөҗипов сүзләреннән аңлашылганча, элек кулланылган «Сферум» белән берләштерелгәнгә күрә, Татарстанда MAX мессенджерына күчеш тыныч узган. «Әти-әниләрне дә күндерү кыен булмады. Бөтен мәгълүмат MAXта булгач, әти-әниләр аның җайлы булуын аңлады», – диде Мөҗипов.
2026 елның 4 мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджерында мәгариф системасына катнашы булган 539 007 кеше теркәлгән. Шуларның 329 234е – мәктәпләрдә, 89 852се – балалар бакчаларында, 75 284е – урта һөнәри белем бирү оешмаларында, 43 260ы – өстәмә белем оешмаларында, 1377се – мәгариф идарәләрендә.
Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, бер сыйныфтан икенче сыйныфка яки бер мәктәптән икенчесенә күчкән очракта, MAX мессенджерында укучылар исемлеге дә автомат рәвештә яңара.
«Мәктәпләргә ошый, MAX мессенджерында тагын да уңай үзгәрешләр булыр дип ышанабыз», – диде ул журналистларга брифингтан соң.
