Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Хәйруллин: Кадер кичәсенең билгеләре, фазыйләтләре һәм укылырга тиешле догалар

0

Рамазан аенда бөек бер төн бар – Ләйләтүл-Кадер. Ул изге айның соңгы ун көненә туры килә. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ»га «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында биргән интервьюда Кадер кичәсенең билгеләре һәм фазыйләтләре турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе

Кадер кичәсе – ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе. Мөселманнар бу төнне танырга, аны догада үткәрергә, мөмкин кадәр күбрәк савап алу өчен яхшы эшләр, игелекле гамәлләр кылырга тырыша. Башка мөбарәк кичәләрдән аермалы буларак, Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Аның мәгънәсе шунда – кешеләр бу төнне эзләргә тиеш.

Моннан тыш, Кадер кичәсе изге Рамазан аена туры килә, бу әлеге төннең әһәмиятен арттыра. Коръәндә Кадер кичәсенә багышланган «Кадер» сүрәсе булу да бу төннең бик мөһим булуын раслый. Сүрәдә Кадер кичәсенең фазыйләтләре һәм бу төндә кылган игелекле гамәлләр өчен биреләчәк савап турында әйтелә.

Кадер кичәсенең билгеләре

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин мөселманнарга Рамазан аеның соңгы көннәрен догада үткәрергә, күп итеп игелекле гамәлләр кылырга тырышырга киңәш итте.

Рөстәм хәзрәт, Кадер кичәсе кайсы көнне булыр? Бу төннең нәкъ менә Кадер кичәсе икәнен ничек аңларга?

Без Кадер кичәсендә тәравих намазы, тәһәҗҗүд намазы укыйбыз, Аллаһы Тәгаләдән безне кичерүен һәм киләчәктә шәфкатеннән, сәгадәтеннән, мәрхәмәтеннән, рәхмәтеннән аермавын сорыйбыз. Мөселманнар бу төнне танырга тырыша. Пәйгамбәребез әйткәнчә, ул Рамазан аеның соңгы ун төнендә так көнгә туры килә. Күбесе шулай ук изге вә шәриф айның 27нче төнен (16 марттан 17 мартка каршы төндә) догада үткәрергә тырыша. Бу төнне Пәйгамбәребез тасвирлаган, Коръәндә аңа багышланган аерым сүрә дә бар. Ул Кадер сүрәсе дип атала. Бу төн тып-тын, якты һәм җилсез була. Кадер кичәсендә хайваннар тавышланмый, этләр өрми һәм барлык фәрештәләр җиргә төшә.

Кадер кичәсе изге Рамазан аена туры килә, бу әлеге төннең әһәмиятен арттыра

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бу төн мең айдан да хәерлерәк»

Ни өчен Кадер киче мөселманнар өчен шул дәрәҗәдә әһәмиятле?

Аллаһ Коръәндә әйткән, бу төн мең айдан да хәерлерәк, дигән. Ә бу якынча 83 ел дигән сүз. Күз алдыгызга китерәсезме, әгәр Кадер кичендә, әйтик, берәр мохтаҗ карчыкка ипи алып кертсәгез, сез 83 ел буе көн саен бу әбигә ипи керткән кебек савап алачаксыз. Бу төндә кылган яхшылыклар өчен савап мең тапкыр арттырып языла. Шуңа күрә бу төнне догада үткәрергә кирәк. Бу төндә укыган барлык догалар, сораган барлык теләкләр кабул була.

Алдарак әйтелгәнчә, Кадер кичәсе Рамазанның соңгы ун төнендә так көннәргә туры килә. Димәк, бу 21нче төн (10 марттан 11 мартка каршы төн), 23нче төн (12 марттан 13 мартка каршы төн), 25нче төн (14 марттан 15 мартка каршы төн), 27нче төн (16 марттан 17 мартка каршы төн) һәм 29нчы төн (18 марттан 19 мартка каршы төн). Кадер киче туры килү иң ихтимал көн булып Рамазан аеның 27нче төне (16 марттан 17 мартка каршы төн) санала.

Рамазанның соңгы ун көнендә мөселманнарга һәр төнне гыйбәдәттә үткәрергә кирәк. Кадер кичәсендә укыла торган махсус дога бар.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Кадер кичәсендә нинди догалар укырга?

Рамазанның соңгы ун көнендә мөселманнарга һәр төнне гыйбәдәттә үткәрергә кирәк. Кадер кичәсендә укыла торган махсус дога бар.

Доганың тексты: «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни».

Тәрҗемәсе: «Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит».















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *