Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан юлындагы авариядә бер пассажир үлгән, машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар

0

Бүген иртән Менделеевск районында М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча, Renault Symbol автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Mazda минивэны белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең 71 яшьлек пассажиры шунда ук үлгән, ә 75 яшьлек йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Фото: ТР прокуратурасы

Юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга урынына Менделеевск районы прокуроры Алсу Сәлахетдинова килгән. Прокурор тикшерүе оештырылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *