Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда балигъ булмаган балалар белән тәрбия эше буенча программа эшләү бурычы тора

0

Татарстанда балигъ булмаган балалар белән тәрбия эше һәм аларны әдәпсез эшчәнлеккә тартып кертүне кисәтү буенча программалар эшләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте. Программалар эшләү бурычын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган.

Бүген утырышта парламентарийлар балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр турында республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ләйлә Фазлыева Татарстанда эчке исәптә торган һәр балигъ булмаган бала белән адреслы эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. «Бу 88 меңнән артык бала. Профилактика эше буенча һәркемгә индивидуаль юлны табарга кирәк», – диде вице-премьер.

Ул республикада балигъ булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясе һәм 52 муниципаль комиссия гамәлдә булганын искәртте. Казан һәм Яр Чаллыда өстәмә шәһәр комиссияләре дә бар. Муниципалитет башлыклары муниципаль комиссия рәисләре булып тора. «Республика комиссиясе инициативасы буенча бу елдан муниципаль берәмлек башлыклары балигъ булмаган балалар белән эш торышы буенча Татарстан Рәисенә атна саен хисап белән чыга», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Узган елда муниципаль комиссияләр тарафыннан 1690 утырыш үткәрелгән, шул исәптән 416 киңәйтелгән һәм читкә чыгып 94 утырыш оештырылган. 12 меңгә якын административ материал каралган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районнарга эш сәфәрләре барышында депутатларның мәктәпләргә баруын сорады. «Нинди генә сорау буенча барсагыз да, белем бирү оешмасына керегез. Андагы хәлләрне, ата-аналар комитеты эше турында сорашыгыз. Район башлыкларыннан балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия эше ничек оештырылганы турында кызыксынырга кирәк. Бу – безнең балалар, республикабызның киләчәге. Бу сорауга җитди карау һәм эшне көчәйтү мөһим», – дип әйтте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *