Балалар аудиофондын баетырга кирәк: «Саф» радиосы балалар өчен 20 аудио әсәр яздырды
Балалар өчен татар телендә эшләүче «Саф» интернет-радиосы «Саф әдәбият» проектына йомгак ясады. «Саф әдәбият» проекты татар телендәге әдәби фондны баету, аудио әсәрләрне киң аудиториягә җиткерү һәм яшь буында туган телгә мәхәббәт уятуны максат итеп куя.
Проект кысаларында дүрт ел дәвамында балалар өчен 20 аудио әсәр яздырылган, монтажланган һәм музыкаль яктан бизәлгән. Аудио әсәрләрне һөнәри театр артистлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм авторлар үзләре укыган.
Әсәрләрне музыкаль яктан эшкәртү белән композитор Зөлфәт Вәлиуллин шөгыльләнә. Ул балалар өчен сыйфатлы продукт әзерләүнең мөһимлеген һәм бүгенге көндә көндәшлек шартларында татар телендәге контентның нинди булырга тиешлеген искәртте. Композитор сүзләренчә, балалар аудиториясе бик сизгер, шуңа күрә монда бернинди ясалмалыкка да урын калырга тиеш түгел.
«Балалар фальшны бик тиз аңлый, «тиз генә эшләдем дә проектны тапшырдым» дигән әйбер гомумән була алмый. Балалар өчен җитештерелгән һәр продукт: аудио, әдәби һәм музыкаль әсәрләр җиренә җиткереп эшләнелмәсә, балалар аны тыңламый. Бүгенге көндә көндәшлек бик көчле, балаларны татар телендәге продуктларга җәлеп итәсебез килә икән, тагын да сыйфатлырак эшләргә кирәк. Радио аудиопродукт җитештергәч, монда музыкаль яктан уңайлы, балаларны җәлеп итә торган алымнарны куллану зарур. Бала озак дәвам иткән аудио әсәрләрне тыңласын өчен, күпмедер аралыктан соң музыкаль яктан, интонациядә яки интершум ягыннан нәрсәдер үзгәреп торырга тиеш. Шуңа күрә бу проектның үзенчәлеге дә шунда: эшебезне һәр этапта структураланган рәвештә башкарып чыга алдык», – диде Зөлфәт Вәлиуллин.
Моннан тыш, композитор радионың балада образлы фикерләүне үстерүдәге роленә тукталды. Аның фикеренчә, «Шаян ТВ» каналы зур эш башкарса да, радионың бала күңелендә үз дөньясын тудыру мөмкинлеге зуррак.
«Саф әдәбият» проекты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов аудиофондны үстерү мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, фондны баету – туктаусыз барырга тиешле процесс.
«Татар телендә балалар өчен аудиокитаплар бар һәм алар күп, дигән сүзләр йөрсә дә, чынбарлыкта әлеге аудиофонд бик бай түгел. Аны үстерү, баету буенча даими рәвештә эш алып барырга кирәк. Һәм ул бары тик татар әсәрләре белән генә чикләнмәскә, дөнья балалар классикасыннан да әсәрләр булырга тиеш. Без 20 әсәр яздырдык. Монда татар язучыларының әсәрләре генә түгел, ә Антуан де-Сент Экзюпериның татар теленә тәрҗемә ителгән «Нәни принц», Алана Милнаның «Винни-Пух» әсәрләре дә бар», – дип белдерде җитәкче.
Чарада Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле дә бар иде. Ул министрлыкның әлеге юнәлештәге эшчәнлекне үстерүдә теләктәшлек белдерүен әйтте.
Проектның координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова «Саф» радиосының башка проектлары белән дә таныштырды. Радио «Саф әдәбият»тан тыш, «Саф музыка», «Саф балачак» һәм «Саф һавада» кебек юнәлешләрне дә үз эченә ала. Бу проектлар аша радио тыңлаучылар белән турыдан-туры элемтә урнаштыра һәм интерактив мөмкинлекләрне киңәйтә.
«Радионы эшләтү һәм кызыклы итү өчен әллә никадәр проектны гамәлгә ашырырга туры килә. Алар ярдәмендә без фондны уникаль, кызыклы итәбез, һәм бу тыңлаучылар белән элемтә тудыра. Интернет-радио булгач, безнең интерактивлар үткәрү мөмкинлеге, студиябез юк, ә шундый проектлар вакытында без тыңлаучыларыбыз белән турыдан-туры эшлибез», – дип аңлатты Алсу Галимова.
Барлык аудио әсәрләр һәм башка проектлар белән saf-radio.ru сылтамасы аша кереп танышырга була. Әлегә фонотекада барлык әсәрләр дә юк, әмма якын арада алар радиода яңгыраячак һәм ирекле фонотека буларак сайтта да урнаштырылачак.
