Айдар Сөләйманов: Мәскәүдә яшәсәм дә, барыбер татарлыкны эзлим
Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның тәүге кунагы – моңы белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы – Айдар Сөләйманов.
Айдар Сөләймановны «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе, «Төрквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге, «Тантана», Шаляпин исемендәге премияләр лауреаты буларак беләбез.
«Татар-информ»га ул федераль каналдагы популяр шоу проектларында катнашуы, «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендәге эшчәнлеге, театр һәм музыка өлкәсендәге эзләнүләре, милли мәдәнияткә мөнәсәбәте турында сөйләде. Мәскәүдә тупланган тәҗрибәне Казанга кайтару, татарлыкны саклау һәм яңа биеклекләргә омтылу – бүгенге иҗади юлының төп асылы әнә шунда.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татар мохитен онытмыйм»
– Айдар, хәзерге вакытта Сез Мәскәүдә яшисез, эшлисез... Казанда сирәк булырга туры килә, дисез. Бүген - «Аршин мал алан» спектаклендә уйныйсыз. Ә, гомумән, нинди сәбәп белән Казанда булырга туры килә? Казанны сагынып кайтасызмы?
– Казанны бик яратам һәм сагынам. Туган ягым, туган җирем Зәй шәһәре дә йөрәк түрендә. Буш вакытым чыгу белән Казанга очам. Бүген, әйе, спектакльдә катнашам. Шулай ук концертларга, мәҗлесләрдә катнашырга чакырсалар, Казанга кайтам. Казанда күңелем белән ял итәргә яратам. Бу шәһәр мине һәрвакыт илһамландыра. Мәскәүдә - рус телле мохит, шуңа күрә анда татар телендә азрак сөйләшәм…
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Мәскәүдә татар сөйләменә генә түгел, татарча мохиткә дә сусау бармы?
– Татар мохитен бик сагынам. Мәскәүдә элек татарлар яшәгән урыннар буйлап ике сәгать дәвамында татарча җырлар белән рус телендә «Татар бистәсе» дигән экскурсия үткәрелә. Мин дә әлеге экскурсиядә булдым. Габдулла Тукай һәйкәлен, кечкенә татар мәчетен һ.б. тарихи урыннарны күрдем. Мәскәүдә яшәсәм дә, барыбер татарлыкны эзлим.
– Татар чаралары буламы соң? Булса да барасызмы, чакыралармы?
– Әйе, булып тора. Шулай ук, Мәскәүгә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе килгәндә, һәрвакыт барырга тырышам. Хәтта безнең «Созвездие - Йолдызлык» театрының гастрольләре Мәскәүдә була калса - анда да барам. Концертларга, төрле чараларга гел йөрим, татар мохитен онытмыйм, шул мохиттә кайныйм.
«Хәзерге студентлар үтә прагматик – үзләренә кирәк белемне генә үзләштерә. Һәм бу яхшы»
– «Созвездие-Йолдызлык» дигәннән, Сез әлеге фестивальдә күп тапкырлар чыгыш ясагансыз, үсеш кичергәнсез. Бүгенге көндә сәхнәгә яңа аяк басучы балаларның чыгышларын бәялисез, жюри әгъзасы, остаз булып торасыз. Хәзерге яшьләргә нинди үгет-нәсихәтләр, киңәшләр бирәсез? Бүгенге буын бөтенләй башкамы?
– Бүгенге яшь буын – чикләрне танымый торган, эчке иреккә ия булган буын. Бу күренешнең уңай яклары да, уйландыра торган яклары да бар. Хәзерге яшьләр өлкәннәр белән тигез дәрәҗәдә аралаша. Бу миндә соклану уята, әмма кайвакыт әдәп чикләрен онытып җибәрүләре дә ихтимал. Шулай да, мондый мөстәкыйльлек күбрәк күңелгә хуш килә.
Без үскән елларда өлкән кешенең сүзе һәрчак дөрес, ул безнең өчен - акыл иясе һәм аңа берсүзсез ышана, аны тыңлый идек. Хәзер алай түгел. Бүгенге балалар исә бөтенләй башка: алар ишеткән мәгълүматның үзләренә кирәклесен генә сайлап ала белә. Казан дәүләт консерваториясендә укыту тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: хәзерге студентлар үтә прагматик – алар үзләренә чынлап та кирәк булган белемне генә үзләштерә, калганнарына игътибарны сарыф итмиләр. Бу, бер яктан, бик яхшы. Бүгенге буын балалары өлкәннәр белән чынлап та бер дәрәҗәдә.
«Созвездие-Йолдызлык» театрында «Аршин мал алан» спектакле.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Ә талантлы яшьләр бармы, гомумән нинди тенденция күзәтәсез?
– Талантлы яшьләр бик күп. Хәзер интернет - социаль челтәрләр чоры. Һәм балалар аннан да бик күп дәрес ала. Тормыш дәресен дә шуннан алалар. Без үскәндә музыкаль индустрия, җырларны кассета, дискларда, соңрак ВКонтактеда гына тыңлый ала идек. Хәзер алар өчен барлык шартлар да бар. Шуны да әйтер идем: бүгенге яшьләр инде күп яклап безне узып китте, алар бездән күпкә алда. Бу күренешкә сокланам гына.
– Ә менә Сез Мәскәүдә белем алып Казанга кайткач, Казан сезне кочак җәеп каршы алдымы яисә үз урыныгызны эзләргә туры килдеме?
– Мин 2000 елдан бирле «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә, бу мохиттән беркайчан да читләшмәдем. Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлагач та, турыдан-туры «Йолдызлык»ка эшкә кайттым. Дмитрий Александрович Тумановны 7 яшемнән беләм. Хәзер миңа 37 яшь, димәк, гомеремнең 20 елдан артыгы шушы иҗади дөньяда үткән.
«Йолдызлык» фестивалендә чыныгып, ГИТИСны тәмамлаган яшьләрнең һәркайсы безнең театрда үз урынын таба ала. Ишекләр һәрвакыт ачык: фестиваль үз балаларын беркайчан да ташламый. Укып кайткан һәр белгеч өчен биредә эш урыны бар. Театрыбыз, штат берәмлекләре, тиешле хезмәт хакы – иҗат итү өчен барлык шартлар да югары дәрәҗәдә тудырылган.
«Созвездие-Йолдызлык» театрында «Аршин мал алан» спектакле.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Федераль каналларда югары дәрәҗәдәге музыкаль контент тудыручы Татарстан белгечләре аз»
– Төп яшәү урыныгыз Мәскәүдә булгач, Казандагы спектакльләргә режимыгызны көйләргә туры киләдер.
– Режимны көйләргә туры килә. Төп эшем - «Созвездие-Йолдызлык» театрында. Аннан кала, Мәскәүдә федераль телекомпаниядә эшлим.
– Кем булып?
– НТВ каналында музыкаль проектлар продюсеры булып эшлим. Мәскәүдәге эшчәнлегем миңа индустриянең эчке серләрен ачарга мөмкинлек бирә. Иң югары дәрәҗәдәге йолдызлар белән эшлим, аларның барысы да минем аша уза – бүгенге көнгә кадәр 150дән артык артист белән хезмәттәшлек итәргә туры килде.
Шөкер, Татарстаннан чыккан иҗатчылар күп, әмма Татарстаннан федераль каналларда югары дәрәҗәдәге музыкаль контент тудыручы белгечләр аз. Шуңа күрә төп максатым – шул «ишекләрне ачу», Мәскәүдәге алдынгы идеяләрне һәм технологияләрне Казанга алып кайтып, үзебезнең милли байлыгыбыз белән берләштерү. Казанның потенциалы да бик югары, ә ике якның иң яхшы сыйфатларын кушып эш итү – яңа биеклекләргә юл ача. Мин үземне шул ике дөньяны тоташтыручы күпер һәм яңа мөмкинлекләр ачучы итеп хис итәм.
Жасмин белән.
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
– Мәскәүдәге эшчәнлегегезне бер төрле «миссия» дип атап буламы? Сез моны язмыш кушкан эш буларак башкарасызмы, әллә бу ниндидер махсус максатмы?
– Мин моны «миссия» дип атамас идем. Беренче чиратта, бу – минем өчен зур өйрәнү мәктәбе. Мин алардан (Мәскәү мохитеннән) бик күп тәҗрибә туплыйм.
– Ә татар халкы өчен бу ниндидер миссия булып саналмыймы?
– Бу артык зурлап әйтелгән сүз кебек. «Миссия» дип атар идемме-юкмы, белмим. Ләкин танышларым, дусларым еш кына: «Айдар, бу трек яңгырасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Монда нәрсәне үзгәртер идең? Бу текстны ничек эшкәртер идең?» – дип киңәш сорыйлар. Мәсәлән, мин үзем ясаган трекларга һәрвакыт «егерме бишенче кадр» эффекты кебек ниндидер символлар өстим. Кеше аны аңлап та җиткермәскә мөмкин, ләкин ул анда бар.
– Мәскәүдәге алдынгы технологияләрне Казанга алып кайтырга, «ишекләрне ачарга» теләвегезне әйттегез. Бу конкрет нәрсә булырга мөмкин: заманча продюсерлык үзәгеме, Татарстанда яңа форматтагы телевизион шоумы, әллә милли операларны заманчалаштырумы?
– Бездә продюсерлык үзәкләре бар, әмма аларның саны әлегә бик аз. Мәскәүдә исә мондый музыкаль лейбллар йөзләп исәпләнә. Әлбәттә, аларның бездә дә күбрәк булуы татар җырларын дөньяга таныту һәм алга җибәрү өчен бик файдалы булыр иде.
Моннан тыш, безгә заманча технологияләр кирәк. Мәсәлән, «Яндекс Музыка» кебек махсус татарча кушымта булса, бу эстрадабыз өчен бөтенләй икенче дәрәҗә булыр иде. Телевизион шоуларга килгәндә, хәзерге вакытта Татарстанда алар елына бер-ике тапкыр гына оештырыла. Минемчә, мондый проектлар күбрәк булса, бу безнең өчен бик яхшы булыр иде.
Регина Тодоренко белән. Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
«Артистлар җиңел кешеләр түгел, әмма мин уртак тел табам»
– Сез НТВда «Маска», «Аватар» кебек проектларның музыкаль продюсеры булгач, студиягә Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Николай Басков, Дима Билан кебек шәхесләр җырлар яздырырга килә дип беләм. Беренче мәлдә эшли генә башлаганда йолдызлар алдында югалып калмадыгызмы? Чөнки тамашачы сәхнәдән күреп белгән артист һәм сәхнә артындагы - тормыштагы артист - алар икесе ике кеше. Әллә инде «теш күрсәтергә» дә туры киләме?
– Федераль каналга мин инде зур тәҗрибә туплап килдем. Казан дәүләт консерваториясе, ГИТИСта белем алдым, мин инде эстрада һәм халык җыры мәктәпләрен үткән идем. Барлык жанрларны, юнәлешләрне үз эчемдә системага салдым. Чын артист каршысында басып торган кешенең профессиональлеген, аның белән «бер дулкында» булуын һәм җырны ничек башкарырга кирәклеген аңлата алуын күрсә, аның ышанычы туа. Шуңа күрә югалып калу турында бөтенләй онытасың.
Дөрес, артистлар җиңел кешеләр түгел, әмма мин уртак тел табам. Авыр бирелә торган артистлар да юк түгел. Кеше үзен бик ябык тотса, аны ачуы кыен. Трек яздыру өчен миңа барлыгы 3 сәгать бирелә, шул вакыт эчендә ул артист ачылырга тиеш. Хәтта Филипп Киркоров та үзен алай тотмый.
Филипп Киркоров белән.
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
– Сезнең белән аралашканда ул нинди?
– Без аның белән күптән түгел генә съемкалардан соң сөйләшеп тордык. Мин аның концертына барырга теләвемне әйттем, ул шунда ук: «Ничә билет кирәк?» – дип, концертына чакырды. Киркоров белән генә түгел, Дима Билан, Регина Тодоренко, Тимур Родригез һ.б. «Маска» шоуындагы жюрилар белән, ягъни барысы белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә.
– Федераль каналда артистлар белән эшләвегез турында сөйли башлаган идегез. Дәвам итик әле, Сез нәрсә өчен җаваплы?
– НТВ каналындагы «Маска», «Аватар», «Суперстар» (узган сезон), «Ты супер! Дети» кебек зур проектларда катнашам. Төп эшем – «Маска» шоуында.
Башта мин артистларга җырлар сайлыйм, аннары аны оригиналь башкаруда гына түгел, ә яңача яңгыраш, аранжировка (хорлар, симфоник музыка өстәү һ.б.) буенча үз карарымны тәкъдим итәм. Телевидение форматы буенча җыр 3 минуттан артмаска тиеш, ә оригинал 6 минут булырга мөмкин. Мин аны кыскартам, текстларын тикшерәм. Студиядә 3 сәгать эчендә артистлар белән җыр яздырабыз. Мин аларга җырны ничек башкарырга, кайда басым ясарга икәнен күрсәтәм, «менә монда дөрес җырламадыгыз, әйдәгез тагын бер тапкыр», - дип, аңлатам. Иҗади бердәмлек булганда, килеп чыккан номерлар шедеврларга әйләнә. Мин алардан бар булган талантын «суырып» чыгара башлыйм. Һәм алар мине тыңлыйлар.
Валерия белән.
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
«Артистларның 60–70 проценты нота да белми»
– Сез уникаль вазифа башкарасыз. Иҗади, үзсүзле артистлар белән уртак тел табуыгызны җитәкчелек ничек бәяли?
– «Мосфильм»да съемкалар вакытында мин һәрвакыт редакторлар бүлмәсендә – проектның «баш мие» үзәгендә булам. Номер башкарылганнан соң, режиссерлар һәм җитәкчелек миңа һәрвакыт уңай бәя бирә, «бу шәп килеп чыкты» дип мактап куялар.
– Сезнең проектларны эфирга үзгәрешсез чыгаралармы?
– Дөресен әйткәндә, проектның эчтәлегенә үзгәрешләрне мин үзем кертәм, кирәк икән – үзем «кисеп» тә алам. Бу эшнең эчке кухнясын күрергә теләгәнгә дә Мәскәүдә эшлим. Әлбәттә, анда дәрәҗә югары, әмма безнең Казанда да профессионализм ким түгел. Иҗади эшчәнлектә Мәскәүдәге яңа идеяләр белән Казанның мөмкинлекләрен берләштерү – иң отышлы юл.
Дима Билан белән.
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
– Хәзерге артистларның барысының да югары музыкаль белеме бармы?
– Артистларның 60–70 проценты, кызганычка каршы, нота да белми. Бигрәк тә 20–25 яшьлек яшь буын вәкилләре моның белән хәтта горурланалар. Музыкаль белемнәре булмаса да, зур биеклекләргә ирешүләрен күрсәтергә тырышалар.
«Ну-ка, все вместе!»да катнашуы турында: «Эчтәге курку хисе тынгы бирмәде»
– Россия-1 каналындагы «Ну-ка, все вместе!» шоуында да катнаштыгыз. 100 кешелек жюри алдында чыгыш ясау – психологик яктан да, профессиональ яктан да бик авыр имтихан. Бу тәҗрибәгез турында да сөйләп китсәгез иде. Йөз кеше төбәлеп карап торганда бер дә ялгышмыйча, бик төгәл җырларга кирәк бит.
– Барыбер ялгыштым, сүзләрен бутадым (елмая). Әйе, җырны төгәл башкару мөһим. Мине шоуга чакырып, төшерү эшләре башланырга ай ярым кала вакытны тулысынча әзерлеккә багышладым. Казанда студия арендалап, атнасына өч-дүрт тапкыр репетицияләр ясадым. Алай бик нык интекмәскә дә мөмкин иде, ләкин эчтәге курку хисе тынгы бирмәде. Кайсы бәйгедә катнашсам да, бу минем өчен зур җаваплылык. Чөнки мин анда үземне генә түгел, бөтен Татарстанны тәкъдим итәм, милләтебезнең йөзен күрсәтәм.
– Жюри арасында моңа кадәр Сезнең белән эшләгән артистлар да булгандыр.
– Әйе, шуңа күрә Сергей Лазарев та мине тиз арада күреп, танып алды. Күпләр минем чыгышны карады, бу исә артистларда миңа карата ышаныч уятты. Аларның ягымлы карашын сиздем.
Сергей Лазарев белән.
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
– Төрле җырлар башкардыгыз. Аларны оештыручылар тәкъдим итәме, әллә үзегез сайлап аласызмы? Бу процессның үз тәртибе бармы?
– Аның үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, конкрет чыгарылыш өчен авторлык хокуклары сатып алынган кырыкка якын җырдан торган махсус исемлек бирелә. Артык кыйммәтле җырларны башкарырга рөхсәт ителми, чөнки аларның...
– Авторлык хокукларына бәйле кыенлыклар чыгадыр...
– Әйе, һәр җырның авторлык хокуклары була, һәр җырны эшкәртеп чыгарга кирәк.
Николай Басков белән
Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
«Эльмир Низамов яки Миләүшә Хәйруллина кебек талантлы композиторлар сирәк туа»
– Европа сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйсыз. Сезнеңчә, татар музыкасы дөньяга нинди йөз белән чыгарга тиеш: без борынгы көйләребез, җырларыбыз, фольклор белән кызыклымы, әллә Эльмир Низамов кебек заманча композиторларның академик иҗаты беләнме?
– Минемчә, барлык юнәлешләрне дә бер үк дәрәҗәдә үстерергә кирәк. Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Зөлфия Рәүпова иҗаты – бу җитди опера сәнгате, академик жанр, театр һәм кинога язылган музыка, эстрада җырлары. Шул ук вакытта без халык җырларын һәм фольклорны да танытырга тиешбез. Кыскасы, һәр юнәлештә дә актив эшләргә кирәк, мин һәрвакыт шушы фикердә калам.
– Бүгенге көндә бездә яхшы композиторлар җитәрлекме? Заманча татар композиторларының дәрәҗәсен ничек бәялисез?
– Гомумән алганда, бездә 80 тирәсе татар композиторы бар дип беләм. Мин монда масштаблы фикерләүче авторларны күздә тотам. Кабатлап әйтәм: безгә барлык жанрларда да күренергә кирәк, бу хакта һәрвакыт сөйләп киләм.
– Ә яңа буын композиторлары турында нәрсә әйтер идегез? Җитди музыка иҗат итүчеләр җитәрлекме? Чөнки шоу-бизнес өчен генә җыр язучылар бар, ә фундаменталь әсәрләр иҗат итүчеләр сирәк бит.
– Барысы да даһи була алмый, билгеле. Шул сәбәпле, консерваториянең композиция бүлегендә дә елына биш-алты гына кеше белем ала. Бу бик дөрес, чөнки алар үз мохитләрендә, һөнәри дөньяларында тирән белем туплый. Кызганыч, аларның барысы да даһи булып җитешмәячәк. Эльмир Низамов яки Миләүшә Хәйруллина кебек талантлар сирәк туа. Әгәр өч елга бер генә яшь композитор калкып чыга икән – бу инде Татарстан һәм татар халкы өчен зур казаныш. Алар үз дөньяларында иҗат итә, ә вакыт үзе кемнең кем икәнен иләк аша үткәреп күрсәтәчәк.
Айдар Сөләйманов, Илгиз Мөхетдинов һәм Динар Шәрәфетдинов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Татар эстрадасын күзәтәсезме, анда нәрсәдер үзгәртәсегез килмиме?
– Татар эстрадасының үсешен даими күзәтәм. Чынлыкта, ул үз вакыты белән бергә атлый һәм нәкъ менә бүгенге чор таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә алга бара. Эстрадабыз бик яхшы хәлдә дип саныйм. Башка төбәкләрне артта калган дип әйтәсе килми, әмма Татарстан һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Бу икътисадка да, мәдәният өлкәсенә дә, үсеш алган агросәнәгать комплексына да кагыла. Мәдәниятебез һәрчак алда барды. Безнең композиторлар иҗаты, җыр-музыка сәнгате, концерт эшчәнлеге яки спектакльләр кую булсынмы – барысы да югары дәрәҗәдә, системалы оештырылган.
– Татар эстрадасының яхшы хәлдә булуын нинди критерийлардан чыгып әйтәсез? Гадәттә, безнең эстраданы гел тәнкыйтьлиләр.
– Нинди генә эш башкарылмасын, тәнкыйтьчеләр һәрвакыт табылачак. Бу – табигый хәл, чөнки тәнкыйть булмаса, үсеш тә булмаячак.
Җырның сыйфатын билгеләүче критерийлар чынлыкта бик күп. Беренчедән, ул – заманча алымнар, икенчедән – көйнең гадилеге. Җырның никадәр уңышлы булуы яисә «хит» дәрәҗәсенә җитүе бер нәрсә белән үлчәнә: әгәр музыкаль белеме булмаган кеше сезнең белән бергә шул көйне, җырның кушымтасын җырлый ала икән – бу җыр хитка әйләнергә мөмкин, дигән сүз.
Безнең татар халык җырлары да нәкъ менә шулай популярлашкан: аларны халык үз иткән һәм телдән-телгә тапшырган. Әби-бабаларыбыздан калган бу критерий бүгенге көндә дә иң мөһим фактор булып кала.
«Пеләш кешене уйнарга кушсалармы? Ә нишләп әле юк ди, уйнар идем!»
– Сез бик күп рольләр башкаргансыз. Актерлар – хорафатларга ышана торган халык, дип ишеткәнем бар. Шулай да, ниндидер партия яки роль хакына чәчегезне кистерергә, берничә килограммга ябыгырга әзерме?
– Әлбәттә. ГИТИСка укырга кергәч, остазыбыз Михаил Борисов безгә иң мөһим кагыйдәне аңлаткан иде: «Сез үз башыгызга ия түгел, мин сезнең башка ия. Әгәр чәчегезне кистерергә, бөтенләй алдырырга яки ябыгырга кушам икән, режиссер буларак, сезнең тышкы кыяфәтегез белән идарә итәргә хакым бар», – дигән иде ул.
Мин әлегә кадәр шушы принципны истә тотам. Режиссер нәрсә кушса, шуны эшләргә әзермен, чөнки бу – аның уй-нияте, аның дөньяны күрү рәвеше. Әгәр бу образ аша үземне яңа яктан ача алуымны аңласам, бу минем өчен зур казаныш булачак. Пеләш кешене уйнарга кушсалармы? Ә нишләп әле юк ди, уйнар идем! Чөнки мин моның баш миемдәге яңа фикерләрне, яңа иҗади сәләтләрне кузгатачагын аңлыйм. Бу – үзем өчен үсешнең яңа баскычы булачак. Шуңа күрә режиссер кушкан һәр эшне үтәргә әзермен.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– «Тапшырылмаган хатлар» фильмында сез Вәли образын гәүдәләндердегез. Кинода, театрдан аермалы буларак, һәр мизгел мәңгелеккә теркәлеп кала. Сезнең өчен кайсы урын, мохит табигыйрәк - сәхнәме яисә кино студиясеме?
– Минем өчен иң табигый мохит, әлбәттә, театр. Кинода исә, кагыйдә буларак, камера сине ике-өч секундка гына эләктереп ала. Шул кыска гына вакыт эчендә син барлык хис-тойгыларыңны күрсәтеп өлгерергә тиешсең. Кинода вакыйгалар агымына кереп китү театрга караганда күпкә тизрәк булырга тиеш.
– Ә булып чыктымы соң?
– Булып чыкты кебек. Шулай да, спектакльдә уйнау миңа якынрак. Ләкин сәхнәдән чыкканда мин сыгып алынган лимон кебек... Спектакль тәмамлангач, ярты сәгатькә булса да үз дөньямда калырга, тынычланырга, хәл җыярга кирәк. Башкалар белән сөйләшергә көчем калмый, чөнки сәхнәдә бик күп энергия сарыф ителә: җырларга да, биергә дә туры килә – барысын да бергә эшләргә кирәк.
– Кемгәдер уйнау, кемгәдер җырлау күбрәк ошый.
– Миңа барысы да күңелгә ята. Хәзерге көндә актер һәрьяклап үсеш кичергән, «синтезлашкан» шәхес булырга тиеш. Кирәк булса, башында да торырга, жонглерлык итәргә, биергә, җырларга – кыскасы, бар нәрсәне булдырырга тиеш. Бүгенге актер – чиксез мөмкинлекләргә ия универсаль белгеч ул.
Хабиб белән. Фото: © Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан
«Дөнья дәрәҗәсендә белем алып, шул тәҗрибәне үзебезгә кайтарсыннар иде»
– Татарстаннан Мәскәүгә китеп, анда уңышка ирешерлек җырчыларыбыз бармы? Үз вакытында Ренат Ибраһимов киткән иде... Хәзерге яшьләр арасында театр яки кино дөньясына кереп китә алырлык өметле артистларыбыз күренәме?
– Кино һәм театр өлкәсенә килгәндә, Рузил Миңнекәев – молодец! Ул танылган сериалда уйнап, зур аренага чыга алды. Хәзер ул иң күп каралган сериалларның берсе.
Музыка өлкәсендә исә, танылу өчен «Ай йола» кебек хит трек кирәк. Алар бит нәкъ менә шушы җырлары аша зур киңлекләргә үтә алдылар. Моннан тыш, татар халкының үзенә хас сыйфаты бар: без бик тыйнак халык. Бездә «намус», «оялчанлык», «абруй» дигән төшенчәләр бик көчле.
Ә, гомумән, шоу-бизнес индустриясендә үзеңне таныту өчен, еш кына намусыңны читкә куеп, үз файдаңны гына кайгыртырга туры килә. Бу шоу-бизнесның үзенә хас кырыс кагыйдәләре.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Театр өлкәсендә дә шулаймы? Татарлар арасында яңа балкып килә торган театр йолдызлары бармы?
– Бар, алар чынлыкта бик күп. Татарстанда яшәп аларны белмәскә дә мөмкинбез, ләкин алар иҗат итә. Бездә искиткеч артистлар үсә: башта үзебезнең театр училищесында белем алалар, аннары ГИТИСны тәмамлыйлар. Мәсәлән, Айдар Җәббаров – бүгенге көндә Россиянең иң яхшы режиссерларының берсе. Аның Казанга кайтуына мин бик шатланам, бу – зур вакыйга. Үз вакытында Галина Волчек та аның турында һәрвакыт җылы сүзләр әйтә иде. Ул хәтта «Современник» театрында да спектакль куйды. Татарларның һәрвакыт барлык өлкәләрдә дә булулары, дөнья дәрәҗәсендә белем алып, шул тәҗрибәне үзебезгә кайтарулары яклы мин.
«Миңа режиссерның үз фикерен символлар аша җиткерүе ошый»
– Театр дигәннән... Татар теле, инглиз теле кебек үк, мюзикл жанрына бик яхшы ята – сүзләр көйгә җиңел салына. Безнең театрларда бу юнәлештә кызыклы тәҗрибәләр бар: Тинчурин театрында Нурбәк Батулла куелышындагы биюләр, костюмнар белән бизәлгән тамашаларны күрергә була. Алар кызыклы булса да, озак дәвам итә. Мәскәүдә спектакльләр 1 сәгать 20 минут барса, бездә алар 3–4 сәгатькә сузыла. Бүген кеше игътибарын туплау кыен булган чорда, 3 сәгатьлек сыйфатлы тамаша күрсәтү - зур хезмәт. Бәлки, аларны кыскартырга, төп мәгънәсен генә калдырырга кирәктер? Сезнеңчә, ни өчен бездә әлегә форматны заманчалаштыру авыр бара?
– Спектакльләрнең озынлыгына килгәндә, бу – режиссер карашы. Мәскәүдә дә, Питерда да 6–8 сәгатьлек постановкалар очрый. Шулай да, бүген технологияләр заманында темпның үзгәрүе белән килешәм. Хәзер кешеләр 3 минутлык җырны да ахырына кадәр тыңламый, радиолар 2 минут 20 секундтан озынрак трекларны кабул итми. Социаль челтәрләрдәге видеоподкастлар да 18-20 минуттан артмаска тиеш – аннан соң игътибар сүрелә. «Созвездие-Йолдызлык» спектаклен антракт белән 2 сәгать 20 минут итеп планлаштырдык, барлык артык өлешләрне кыскартырга тырыштык.
– Икенче мәсьәлә – театрда символизм. Мисал өчен, опера театрында бер спектакльдә яһүд символикасы кулланылгач, тамашага бу мәдәниятне хөрмәт итүче бик күп тамашачы килде. Без дә үзебезнең ислам яки төрки символларны сәхнәгә чыгарсак, бу милләтебезнең бөеклеген, аның рухын уятып җибәрмәс идеме? Сез сәхнәдә шундый символларны кулланырга әзерме?
– Миңа режиссерның үз фикерен символлар аша җиткерүе ошый. Иҗатта – бию булсынмы, перформансмы... Күргәзмәләргә йөргәндә дә рәсемнәрне «укырга» яратам. Мәсәлән, «Сөембикә» операсында төп геройның манара аша күккә – мәңгелеккә китүе бик күркәм символизм иде.
«Созвездие-Йолдызлык» театрында «Аршин мал алан» спектакле.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Аршин мал алан» спектаклендәге сәхнә костюмнарыма килгәндә, алар – тулысынча аутентик. Әлеге спектакль өчен киемнәр Баку шәһәрендә, шул чор материалларына якын итеп эшләнде. Аларның төсләрендә дә, тегелешендә дә XX гасыр башы рухы, символизмы сакланган. Әгәр сәхнәгә берәр милли символ белән чыгарга тәкъдим итсәләр, мин, һичшиксез, ризалашыр идем.
«Һәрвакыт иҗади эзләнүдә һәм үземне камилләштерү юлында»
– Узган ел Сезгә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Алга таба тагын да зуррак үрләр яулау ниятегез бармы? Үзегез алдына шундый максатлар куясызмы?
– Андый максат һәрвакыт бар. Минем принцибым мондый: һәр елны үзалдыма бер зур максат куярга һәм аны һичшиксез тормышка ашырырга тиешмен. Бу – минем өчен мәҗбүри шарт. Шул эшне башкарып чыкмыйча, елны тәмамланган дип саный алмыйм. Бу гади генә хыял яки теләк түгел, ә төгәл билгеләнгән максат.
– Балачакта финансист яки юрист буласыгыз килгән икән. Һөнәрне ничә яшьтә үзләштерсәң дә соң түгел, дип әйтәләр.
– Әйе. Андый фикерләр туа. Икътисадчы яки финанс белгече булган булсам, артистлык һәм актерлык осталыгыма таянып, мөгаен, тагын да масштаблырак проектларны тормышка ашырыр идем. Белем алудан бервакыт та туктамыйм: бүгенге көндә инде дүрт дипломым бар, шуларның өчесе – кызыл. Хәзер исә яңа юнәлешне – нейрочелтәрләр аша видео, музыка һәм фотографияләр иҗат итүне үзләштерәм. Мин һәрвакыт иҗади эзләнүдә һәм үземне камилләштерү юлында.
– Иҗат кешесе өчен ял итү бик мөһим бит. Мәсәлән, телефонны сүндереп, каядыр китәр идегезме яки ял сәгатьләрен ничек үткәрәсез?
– Кулыма китап алам да я музейга, я паркка, яисә ВДНХ кебек урыннарга юл тотам, шул якларга барып китап укыйм. Бу минем өчен иң зур ял. Тарихны бик яратам, аны тирәнтен өйрәнергә тырышам. Менә бу миңа чынлап та рәхәтлек бирә. Якшәмбе көнне Казанга кайтсам, Тинчурин исемендәге парк янындагы иске әйберләр базарына барам. Анда татар китапларын, Казан күренешләре төшерелгән борынгы рәсемнәрне эзлим. Театр турындагы брошюралар, төрле коллекцияләр белән кызыксынам. Ошаган әйберне һәрвакыт сатып алырга тырышам. Диңгез буена барып ял итеп кайту да яхшы. Шулай да, антиквар әйберләр базарында йөрү – яраткан шөгылем. Соңгы тапкыр «Шаляпин Казанда» дигән китап сатып алдым.
- Айдар Данил улы Сөләйманов - 1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина) шөгыльләнә. Зәй татар гимназиясен, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Мурзиева классы), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаган.
- 2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе, «Төрквидение» халыкара җыр бәйгесенең 28 ил арасында көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган (2015) һәм халык (2025) артисты, Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021), Шаляпин исемендәге (2024) премияләр лауреаты.
- Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, КВН югары лигасы чемпионы (2020), «Голосящий Кивин» фестиваленең Президент кубогы (2019) һәм Зур кубогы (2020) иясе, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының чакырылган солисты, НТВ телеканалының музыкаль проектлары sound-продюсеры («Маска», «Аватар», «Суперстар», «Новогодняя Маска»), театр һәм кино актеры.
