Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор җитәкчесе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Иннополиста Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы алдыннан узды.
Яклар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, предприятиеләр эшендә табигатьне саклау таләпләрен үтәүнең практик аспектлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
Моннан тыш, Татарстан лидеры Светлана Радионовага әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Дуслык» орденын тапшырды.
