Думада минималь алиментны яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов Дәүләт Думасына балалар өчен алиментларның минималь күләмен төбәк яшәү минимумыннан түбән булмаган дәрәҗәдә билгели торган закон проектын кертергә ниятли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Үзгәрешләрне РФ Гаилә кодексына кертергә тәкъдим ителә. Инициатива нигезендә, әгәр алимент түләргә тиешле ата яисә ана объектив сәбәпләр аркасында азрак сумма күчерсә, дәүләт балага компенсация түләргә тиеш була. Соңыннан бурычлы бу акчаларны чит акчалардан файдаланган өчен процентлар белән кайтарырга тиеш була.
Миронов аңлатканча, асылда сүз дәүләт алимент фонды булдыру турында бара, ул ата-анасының берсен югалткан балаларны финанс ярдәм белән тәэмин итәчәк һәм алимент түләмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Парламентарий дәүләт бурычлыларны нәтиҗәле рәвештә эзләп, алардан акча түләтә алачагына ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, бюджет акчаларын кире кайтару куркынычы түләмәүчеләрне үз бурычларына җитдирәк карарга мәҗбүр итәчәк.
