Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан яшь гвардиячеләре яңа җитәкче сайлады

0

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Казан җирле бүлеге XI хисап-сайлау конференциясендә катнашучылар соңгы өч елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм оешманың яңа җитәкчесен сайлады. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Яратам» яшьләр үзәгендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, Казан шәһәр Думасы депутаты һәм «БлагоДарю» Социаль адаптация үзәге директоры Гөлнара Галиәхмәтова, Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Динар Сәйфуллин, югары уку йортлары вәкилләре һәм активистлар катнашты.

Штабның 2023-2026 еллардагы эшчәнлеге хакында «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Казан җирле бүлегенең элеккеге җитәкчесе Владислав Тарасов сөйләде. «Команданың үз идеяләре белән янып йөрүен, «Яшь гвардия»нең төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк яңа уникаль проектларны гамәлгә ашыруын телисе килә», – диде ул.

Конференциядә катнашучылар Риф Хөснетдиновны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Казан җирле бүлегенең яңа җитәкчесе итеп сайлады.

Яңа җирле штаб составына шулай ук Казанның иң актив яшь гвардиячеләре: Диана Бакланова, Анастасия Гордеева, Александра Ишутова, Әмирә Зиннәтова, Семен Павлов, Даниил Патшин, Денис Вылегжанин, Милена Тимофеева, Шамил Фәтхетдинов һәм Арина Чиркова керде.

Конференция азагында Руслан Шиһабетдинов иң актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков имзасы белән нәтиҗәле эшчәнлек һәм шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *