Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Быел Биектау районында балтырганга каршы көрәшкә 14,4 миллион сум акча сарыф ителәчәк

0

2026 елда Татарстанның Биектау районындагы 14 авыл җирлегендә Сосновский балтырганы биләгән территорияләрне эшкәртәчәкләр. Эшләр барлыгы 707 гектар мәйданда башкарылачак, диелә дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматларда.

Иң күп мәйданнар Әлдермеш һәм Суыксу авыл җирлекләрендә (160 һәм 176 гектар) чистартылачак. Бу эшләргә ике җирлектә 6,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Айбаш һәм Красносельский җирлекләрендә (1,5 һәм 16 гектар) балтырган иң кечкенә мәйданны били.

Барлык авыл җирлекләре буенча чараларны гомуми финанслау күләме 14,4 миллион сум тәшкил итәчәк, бу - 2026 елда республика бюджетыннан балтырганга каршы көрәшкә бүлеп бирелгән барлык акчаның өчтән бере диярлек.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *