Татарстанда коткаручылар машиналары юлда ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән
Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар машиналары юлда ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, төнлә М-7 юлының 956нчы чакрымында «Лада Искра Кросс» автомобиле ватылып калган. Машинада биш кеше (49 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат, 33 яшьлек ир-ат һәм сабые белән 24 яшьлек хатын-кыз) булган. Суык үтеп керә башлаган машинада калу куркыныч икәнен аңлап, алар коткаручыларга шалтыраткан.
5нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре урынга килеп, гаиләне җылы автомобильгә күчереп утырткан, кайнар чәй биргән һәм туганнарына тапшырган. Беркемгә дә медицина ярдәме кирәк булмаган.
