Уфада ремонттан соң Башкортстан геология һәм файдалы казылмалар музее ачылды
Уфада ремонттан соң Башкортстан геология һәм файдалы казылмалар музее кунаклар кабул итә башлады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бу - республиканың иң борынгы музейларының берсе, аңа 1934 елда нигез салынган. Уфада яшәүчеләр һәм башкала кунаклары биредә минералларның биш меңнән артык уникаль үрнәге белән таныша ала. Музейда нефть сәнәгатенең ничек барлыкка килүе, файдалы казылмаларның ни рәвешле чыгарылуы һәм бүгенге көндә алардан нәрсәләр җитештерелүе күрсәтелгән.
Фото: Уфа администрациясе матбугат хезмәте
Уфа администрациясе башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, музейның матди-техник базасын яңарту дәвам итәчәк.
«Уфада яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын музейда көтеп калам! Бу - вакытны файдалы уздыру һәм җиребез яшергән байлыклар турында күбрәк белү өчен менә дигән урын», - диде Башкортстан башкаласы мэры.
